21 сентябрь-Малайзиянең Югары Хакиме Галиҗәнап Солтан Ибраһим Бөек Болгарда булды.
Мөхтәрәм кунакны ипи-тоз һәм татар милли ризыгы – чәкчәк белән каршы алдылар.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов озатуында кунак Болгар цивилизациясе музеенда һәм 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлекле билгедә булды, анда ул борынгы Болгарның бай тарихы һәм ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән уникаль археологик комплекс белән танышты.
Солтан Ибраһимга дөньядагы иң зур басма Коръән аеруча тәэсир итә.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English