10 сентябрьдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге экскурсоводы Галимуллина Н. Р. «Болгар шифаханә интернат-мәктәбе» нең 15 баласы өчен халыкара грамоталылыкны тарату көненә багышланган «Болгар шәһәре-галимнәр шәһәре» интерактив – танып белү чарасы уздырды.
Бүгенге көндә дөньяда җиде йөз миллионнан артык әз укый һәм тулысынча укый-яза белми торган кеше яши. Китапларны беркайчан да күрмәгәннәр дә бар. Алар арасында җитмеш миллионнан артык бала бар, аларның күбесе өчен мәктәпкә йөрү һәм белем алу зур хыял булып тора. Бу проблема сугышлар барган һәм гражданнар тәртипсезлекләре булган икътисадый үсеш дәрәҗәсе түбән булган өченче дөнья илләрендә аеруча актуаль.Чара барышында балалар Халыкара грамоталылык көне турында мәгълүмат алдылар. Алар табышмакларга җаваплар таптылар, белем һәм грамоталылык белән бәйле мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, җөмләләрдә хаталар эзләделәр, «бу фразалар кайсы әсәрдән» дигән әдәби конкурста катнаштылар. Укучылар шулай ук Идел буе Болгариясе территориясендә халыкның белем алуы ничек үсүен белделәр. Чара ахырында балалар каллиграфия дигән төшенчә белән таныштылар һәм беренче штрихларны үзләре ясап карадылар. Билгеле булганча, каллиграфия элек укучыны җәлеп иткән сәнгать булган. Баланы грамотага өйрәтеп, бер үк вакытта аның белән каллиграфия белән шөгыльләнә башлыйлар – истә калдыру процессын җиңеләйтү генә түгел, ә эстетик зәвык нигезләрен салу һәм сәнгатьне кабул итү сәләтен уяту өчен.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English