5 сентябрьдә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге методисты Сагирова Л.Ш. 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен А. Алишның «Ике әтәч» («Чукмар белән Тукмар») иҗаты буенча чара үткәрде.
Балалар якташыбыз А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. «Ике әтәч» әкиятен тыңлагач, балалар аны үзләре сәхнәләштерделәр. Алар әкиятне рәхәтләнеп күрсәттеләр, һәр геройның характерын чагылдырдылар. Сәнгатьлелек чараларын – мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр кулланып, персонажларның эмоциональ халәтен тапшырдылар.
Чарада 12 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English