4 сентябрьдә Болгар музей-тыюлыгының «Истәлекле билге» күргәзмә комплексы мөдире Сәлимова Г.И. музей-тыюлык кунаклары өчен «Болгарга сәяхәт» экскурсия-танып белү чарасы үткәрде.
Борынгы шәһәр кунаклары Идел Болгариясендә шәһәрләр һәм шәһәр мәдәнияте барлыкка килүе турында белделәр, бу 922 елда ислам динен кабул итү белән тыгыз бәйләнгән. Аның тарихы, сакланып калган һәйкәлләре, музейлары, мәчетләре һәм табигате белән таныштылар. Болгар шәһәрлеге буйлап йөргәндә, туристлар күп еллар элек тормышның кайда кайнаганын, нинди корылма сакланып калганын һәм алар алдында урнашканлыгын чамалаганнар.
Чарада 25 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English