21 августта Болгар музей-тыюлыгында Главнова В. Н.ның экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең ял лагере балалары өчен Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Дәүләт флагы – дан символы» дигән мәгълүмати – танып белү чарасы үткәрелде.
Дәүләт флагы-дәүләт һәм милли суверенитет символларының берсе, дәүләтнең аерымлык билгесе. Дөньядагы барлык илләрнең, җирдә яшәүче барлык дәүләтләрнең үз флаглары, герблары һәм гимннары бар-алар дәүләтнең аергыч билгесе булып торалар, илнең бердәмлеген һәм башка дәүләтләрдән бәйсезлекне белдерәләр. Илнең гербы һәм флагы катгый кагыйдәләр нигезендә ясалган һәм матурлыкны һәм гаделлекне, яхшылыкның яманлыкны җиңүен гәүдәләндерүче уртак символикага ия.
Чара барышында укучылар Россия Федерациясе символлары (РФ флагы, гербы, гимны) турында сөйләнгән видеоролик карадылар, Россия флагының әһәмияте турында белделәр. Укучылар «Россия Федерациясе флагы» викторинасында актив катнаштылар, дәүләт символлары төшерелгән пазллар җыйдылар, әләм турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара истәлеккә фотосурәтләр белән тәмамланды.
Чарада 21 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу