19 июльдә Болгар музей-тыюлыгының экскурсияләрне оештыру бүлеге хезмәткәре Галимуллина Н. Р.Казан шәһәреннән 15 яшь кеше өчен Халыкара шахмат көненә багышланган «Идел буе болгарлары уеннары» интерактив дәресе үткәрде.
Шәһәр буйлап йөргәндә укучылар Болгар шәһәренең XIV һәм XVIII гасыр архитектурасы белән таныштылар. Чара барышында кунаклар шахматның килеп чыгышы турында риваятьләр ишеттеләр, бу уенның дөньяда барлыкка килү һәм таралу тарихы турында белделәр. Ә Болгар цивилизациясе музеенда яшьләр Идел буе Болгариясе тарихы белән таныштылар, шулай ук борынгы шахмат, шашка, кубик һәм хайван сөякләрен күрделәр, аларны безнең ерак бабаларыбыз өстәл уеннарында кулланганнар.
Чара азагында балалар «тегермән» һәм «Алькерк» урта гасыр уеннарын уйнадылар, бу балаларга үткәннәргә кагылырга ярдәм итте, һәм бу бик күп уңай тәэсирләр тудырды.
Поделиться в социальных сетях

Русский
English