15 августта Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге методисты Л.Ш. Сәгыйрова Иске Рәҗәп урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда укучы 21 укучы өчен «Су – тормыш чыганагы» дигән чара үткәрде.
Чара барышында укучылар Габрахман коесында булдылар. Коеның барлыкка килү тарихын, сәхабәләрнең кемнәр икәнен, аларның 649 елда Идел болгарларына визит белән килгәннәрен, Хан кызының савыгуы турындагы риваятьне тыңлаганнар. Суның үзлекләре, аның кыйммәте турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдек.
Шулай ук Ф.Кудашева, А. Абзалова һәм башкалар башкаруында су, кое, Идел елгасы турында татар халык җырларының аудиоязмаларын тыңладылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу