14 августта «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. Самара кунаклары өчен «Болгар лабиринты табышмаклары» дигән интерактив дәрес үткәрде.
Кунаклар Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсиядә булдылар, Идел буе болгарларының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар. Аннары тарихи яр буенда квест-уен формасында катнашучылар лабиринт үттеләр, юл күрсәтүче карта сорауларына җавап бирделәр, яшерен билгеләр җыйдылар. Табылган символлардан файдаланып, балалар төрки рун алфавитында «Болгар» сүзен төзеделәр. Лабиринтны узганда, дәрестә катнашучылар Болгар археологик табылдыкларының тарихы, борынгы шәһәрлекне тикшергәндә аларның әһәмияте белән таныштылар.
Чара «Габдрахман коесы» табигый-тарихи комплексында булу белән тәмамланды, анда кунаклар сәхабәләр турындагы риваять белән таныштылар, Бөек Болгар серләренә кагылдылар, Идел киңлекләренә һәм табигать матурлыгына сокланып карадылар.
Дәрестә 3 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу