19 июль көнне «Музей урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. Балтач шәһәр тибындагы бистәсеннән 17 турист өчен «Кол Галинең әдәби тормышы» дигән чара үткәрде.
Кунаклар урта гасырларның күренекле шагыйре, Болгар поэзиясенә нигез салучы Кол Гали тормышы һәм иҗаты, аның үлемсез иҗаты, «Йосыф хикәясе» поэмасы белән таныштылар. Интерактивта катнашучылар бу әсәрдән өзекләр укыдылар. Коръән музеенда «Кол Гали шагыйрь һәм гуманист» күргәзмәсе белән таныштылар, анда ТР Милли китапханәсе, «Казан Кремле» музей – тыюлыгы һәм Болгар музей-тыюлыгы тупланмаларыннан шагыйрь тормышына һәм аның «Кыйссаи Йосыф ” әсәренә багышланган кулъязмалар, китаплар, скульптуралар һ.б. тәкъдим ителгән.
Чара Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсия белән тәмамланды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу