20 июльдә Ульяновск шәһәренең мөселман балалар лагереннан 21 нче укучы Болгар музей тыюлыгының экскурсоводы Рогачева М. Н.өчен Болгар музей-тыюлыгы территориясендә балаларны Татарстан Республикасының тарихи үткәне белән таныштыру, аларда үз иленең мәдәни мирасына хөрмәт, мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт үстерү максатында «Борынгы Болгар-ачык һава астында музей» интерактив чарасы үткәрелде.
Идел елгасының сулъяк ярында борынгы шәһәр хәрабәләре ята. Татар халкының горурлыгы, байлыгы, дөньякүләм әһәмияткә ия мәдәният һәйкәле булган «Бөек Болгар» исеме аның элекке куәте һәм даны турында сөйли.
Чара барышында укучылар шәһәрнең тарихы һәм уникаль архитектура һәйкәлләре белән таныштылар, Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, күп санлы археологик табылдыкларны күрделәр, алар белән бәйле борынгы риваятьләрне тыңладылар. Музейда балалар тарихи викторинада актив катнаштылар. Чара азагында укучылар мастер-класста үзләре белән Болгар истәлегенә алган сувенирларның сәнгати рәсемнәрен өйрәнделәр. «Үткәнгә сәяхәт» ясап, балалар борынгы Болгар шәһәре турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр һәм бик күп якты һәм онытылмас тәэсирләр алдылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English