19 июльдә фәнни хезмәткәр Мөхәммәтшин И.Җ. Болгар музей-тыюлыгына килүчеләр өчен «Гуннар һәм аларның варислары»дигән лекция укыды. Лекция тыңлаучылар күп кенә Европа һәм Азия халыкларының тормышына гаять зур йогынты ясаган борынгы Гуннар тарихы белән таныштылар.
Безнең эраның II-III гасырларыннан Көнчыгыш кабиләләренең хәрәкәтен Идел буе һәм Урал буе кабиләләре дә сизә башлый. Безнең эраның II гасырында Каспий диңгезенең төньяк ярына чыккан кабиләләр арасында, мөгаен, төп массаны болгар кабиләләре тәшкил иткәндер. Алар далаларны төркиләштерүгә һәм Евразия төрки дәүләтләре барлыкка килүгә башлангыч бирәләр. Көнбатышка таба хәрәкәт итү барышында һуннар составына яңа кабиләләр: фин-угор, славян, герман кабиләләре кушылган. Копияләре Болгар цивилизациясе музеенда урнаштырылган бронза казаннар аларның кайда булуларын раслый. Археологлар Франциядән алып Кытайга кадәр таба торган казаннар һәм хәзинәләр аларның матди һәм рухи мирасының мөһим өлеше булып тора. IV-V гасырлар чигендә һуннар Кара диңгездән төньяктарак Дунайдан Иделгә кадәр дала зонасын яулап алалар һәм күп санлы эчке һәм тышкы локаль сугышлар алып баралар. Алар Рим империясе һәм Византия чикләренә кадәр барып җитәләр һәм алар өчен җитди куркыныч тудыралар.
Лекциядә 14 кеше катнашты.
 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу