16 июльдә «Болгар цивилизациясе музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. Мәскәүдән килгән кунаклар өчен «Борынгы Болгар серләре» дигән интерактив чара үткәрде.
Кунаклар Болгар цивилизациясе музее заллары буйлап экскурсиядә булдылар, борынгы шәһәр тарихы, аның серләре һәм риваятьләре белән таныштылар. Петр I һәм Екатерина II нең Борынгы Болгарга килүе турында, Болгар итекләре турында, нинди корал «сарымсак» дип аталуы, «хорос» ның нәрсә икәнлеге һәм аларның билгеләнеше турында ишеттеләр. Кара пулат, Рабига күле турындагы риваятьләрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Туристларга 19 гасырда һәм бүгенге көндә сакланган XIII – XIV гасыр архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән слайдлар күрсәтелде. Аннары Коръән музеенда, Җәмигъ мәйданында һәм Хан сараенда булдылар.
Дәрестә 2 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу