20 июнь көнне Болгар музей-тыюлыгы методисты Л.Ш. Сәгыйрова Иске Рәҗәп урта мәктәбе һәм Кузнечиха урта мәктәбе мәктәп яны лагереның 18 укучысы өчен «Бөек Болгарга сәяхәт» дигән чара үткәрде.
Чарада балалар тарихи яр буенда булдылар, Бөек Болгария дәүләте турында белделәр, бу дәүләтнең хакиме Кубрат хан турында мәгълүмат алдылар. Кубрат хан хәзинәсендәге төрле археологик табылдыкларның зурайтылган күчермәләре белән кызыксынып, балалар лабиринт буйлап йөрделәр, һәр предметның тарихын һәм аларның билгеләнешен белделәр. Миф һәм риваятьләрне рәхәтләнеп тыңладык, табышмакларны чиштек.
Чара танып белү һәм бик актив узды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу