6 июньдә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Үлчәүләр тарихы» күргәзмәсе ачылды.
Үлчәүләр тарихы борынгы примитив җайланмалардан башлана, алар акрынлап хәзерге үлчәү приборларына камилләштерелә.
Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондлары җыелмасыннан амбар, өстәл, көянтә үлчәүләре экспонат булды.
Экспозициядә Болгар шәһәрендә сәүдә үсеше турында сөйләүче XIV, XVIII, XX гасыр экспонатларын күрергә мөмкин.
Күргәзмә үз эшен 2025 елның 10 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу