11 июнь көнне Болгар музей-тыюлыгының музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге экскурсоводы Ю.А. Битунова музей-тыюлык кунаклары өчен «Россия көне» уңаеннан «Ватан дөньяда берүзе» дигән чара үткәрде.
12 июньдә илебездә рәсми дәүләт бәйрәме – Россия Федерациясе бәйсезлеге декларациясенә кул кую көнендә билгеләп үтелә торган Россия көне билгеләп үтелә. Бу көнне без Россиянең күп гасырлык тарихын, аның формалашу һәм үсешенең авыр һәм героик юлын, ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә төшерәбез.
Чара үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Музей-тыюлык кунаклары бәйрәм тарихы һәм Россиянең дәүләт символлары белән таныштылар; балалар зур кызыксыну белән әлеге тематикага багышланган викторинада катнаштылар. Чара XIII-XIV гасырлардагы музей объектларында һәм архитектура һәйкәлләрендә булу белән тәмамланды.
Чарада 15 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English