6 июнь көнне Болгар музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Җ.Г. Мөхәммәтшин Алтын Урда тарихы буенча Халыкара җәйге мәктәп тыңлаучылары өчен «Алтын Урда эпиграфикасы» дигән лекция укыды. Урта Идел һәм Урал буйларында кабер ташлары кую традициясенең барлыкка килүе Урта Идел буенда XIII йөз уртасында булган үзгәрешләр белән бәйле.
Лекцияне тыңлаучылар-югары уку йортлары студентлары, аспирантлар һәм докторантлар XIII гасырдан XX гасырга кадәр таралган төрле типтагы эпиграфик һәйкәлләр белән таныштылар. Бүгенге көндә фәнгә XIII – XIV гасырларның 400 дән артык эпитафиясе, Казан ханлыгының 300 гә якын эпитафиясе, XVII-XVIII гасырларның 150 гә якын һәйкәле һәм XIX – XX гасырның беренче өчтән беренең 10 000 нән артык эпитафиясе билгеле.
Гарәп графикасы белән кабер ташларын кую ХХ йөзнең 30 нчы еллары уртасында кискен кими. Зиратларда XX йөзнең 30 нчы елларына караган латин графикасы белән сирәк эпитафияләр сакланган.
Лекциядә 34 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу