1 июнь «Болгар музее» бүлегенең фәнни хезмәткәре
Кривошеева С.В. Ульяновск шәһәреннән килгән кунаклар өчен балаларны яклау көненә багышланган «Балачак көне» дигән интерактив чара үткәрелде.
Җәйнең беренче көнендә гадәттәгечә безнең илдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Кунакларга бу искиткеч бәйрәмнең кайчан һәм ни өчен барлыкка килүе, балаларга багышланган тагын нинди истәлекле көннәр турында мәгълүмат тәкъдим ителде: халыкара агрессия корбаннары булган гаепсез балалар көне һәм Африка балаларын яклау көне халыкара хокук дәрәҗәсендә төп документ булып бала хокуклары турындагы Конвенция торуын искәрттеләр.
Аннары ” Балачак-ул яктылык һәм шатлык!”, анда иң якты мизгелләрне чагылдырган балалар фотосурәтләре тәкъдим ителде. Ә яшь катнашучылар «Болгар осталары» һөнәрчелек мәйданчыгында булдылар, анда үз куллары белән Болгар тематикасына сувенирлар ясадылар .
Экскурсия программасы кысаларында кунаклар XIII-XIV гасырлардагы музей объектлары һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.
Чара асфальтта күңелле, матур рәсемнәр һәм «Балачак дөньясы» интеллектуаль–танып белү викторинасы белән тәмамланды.
Чарада 19 бала һәм 13 өлкән кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English