28 май көнне Батырево мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен Болгар музей- тыюлыгының хезмәткәре Рогачева М. Н. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Борынгы Болгар-ачык һава астында музей» дигән музей дәресе үткәрде.
Мәктәп укучылары Болгар цивилизациясе музеенда булдылар, анда алар борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар. Музейда балалар тәкъдим ителгән биремнәрне актив үтәделәр: тәкъдим ителгән тарихи викторинада катнаштылар, борынгы әйберләрнең күчермәләре буенча аларны кем ясаганын һәм аларның ни өчен ясалганын белергә тырыштылар, мөстәкыйль рәвештә Петрның Болгардагы борынгы корылмаларны саклау турындагы Указын укыдылар. Балалар 13-14 гасырлардагы мәһабәт архитектура һәйкәлләрен дә күрделәр, һөнәрчелек остаханәләрен карадылар, аларда халык-сәнгать иҗатының төрле төрләре белән таныштылар.
Бу көнне балалар, ачык һавадагы музейда булып, тарих буенча белемнәр белән генә түгел, саф һавада якты хисләр белән дә тулды. Интерактив дәрес азагында иң актив укучыларга Болгар турында буклетлар бүләк ителде.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English