30 май көнне «музей урамы» бүлеге методисты Сәгыйрова Л.Ш. «Антошка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бу әкиятләр нинди могҗиза» дигән чара үткәрде.
Балаларга бөек татар язучысы А.Алишның балачагы, яшьлеге турында презентация тәкъдим ителде. А.Алиш әкиятләре хезмәт сөючәнлек һәм игелек тәрбияләргә ярдәм итә, кыю, гадел булырга, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә.
Балалар А.Алишның «Чукмар белән Тукмар» һәм «Койрыклар» әкиятләрен сәхнәләштерүдә катнаштылар. Балалар әкият геройларына, артистларга, тамашачыларга әверелде.
Импровизацияләнгән куелыш бик күп шатлыклы минутлар һәм балаларга зур ләззәт китерде. Соңыннан балалар театраль атрибутлар кулланып, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Чарада 18 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English