26 майда Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Мусина Г.М. «Болгар шифаханә мәктәп-интернаты» ның 13 укучысы өчен «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дигән әңгәмә үткәрде.
Балаларга сугышның халкыбызга никадәр кайгы китерүе, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләделәр… Балалар хатын-кызларның, картларның, яшүсмерләрнең тылда авыр хезмәт көннәре, аларның партизан отрядларында һәм фронттагы батырлыклары турында белделәр. Аннары сугыш турында шигырьләр тыңладылар, презентация карадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
Чарада катнашучылар «45 нче елның ерак язында» күргәзмәсе белән таныштылар, аның составына Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан экспонатлар: корал һәм хәрби кирәк–яраклар үрнәкләре, сугышчыларның киемнәре, шәхси әйберләре, фронттан килгән хатлар, көнкүреш кирәк-яраклары һәм җиңү символлары кергән, алар ватандашларыбызның сугышчан батырлыклары турында сөйли.
Чара ахырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.


 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу