«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында 25 майда Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Ульяновск шәһәренең 85 нче мәктәбенең 6 нчы сыйныфының 14 укучысы өчен Болгар музей-тыюлыгының хезмәткәре Рогачева М. Н.тарафыннан «Үткәнгә сәяхәт» дигән чара үткәрелде.
Бу чара Россиянең Бөтендөнья мирасы көннәренә багышланган иде.
Интерактив-танып белү чарасы барышында мәктәп укучылары, Болгар цивилизациясе музеенда булып, борынгы Болгар шәһәре тарихы белән таныштылар, тәкъдим ителгән биремнәрдә актив һәм зур кызыксыну белән катнаштылар. Болгар шәһәрлеге территориясендә балалар 13-14 гасырлардагы мөселман архитектурасының уникаль һәйкәлләрен күрделәр, һөнәрчелек остаханәләренә керделәр, анда халык-сәнгать һөнәрләре белән таныштылар һәм сувенирны пампаж техникасында бизәп карадылар.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English