10 апрель көнне «Болгар цивилизациясе музее» ның бүлек мөдире Зарифуллина Т.Г. һәм музей каравылчысы Камаева Т. П. «XX гасырда дөнья сокланып һәм борчылып туктап калды, мондый могҗизаларны белмәде…ТР Спас муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбенең» 4 нче сыйныф укучылары өчен 12 нче апрель авиация һәм космонавтика көненә багышланган мәгълүмати-танып белү чарасы.
Балалар беренче космонавтлар, ракеталар ясаучылар, җирнең ясалма иярченнәре һәм аларның хәзерге кеше тормышындагы роле белән таныштылар. Беренче космонавт-разведчиклар, һәм, әлбәттә инде, 1 нче космонавт – Юрий Гагарин турында белемнәре белән уртаклаштылар. «Космос» танып белү видеофильмын зур кызыксыну белән карадык, аннан соң «Йолдызлы сүзләр» уенында катнаштык һәм кроссвордларны чишә алдык һәм космос, планеталар һәм космонавтлар турындагы белемнәребезне ныгыта алдык.
Дәрестә 17 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English