4 апрель көнне Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Җ.Г. Мөхәммәтшин 7, 8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен лекция укыды.
Укучылар туган як тарихы һәм Спас районының тарихи-мәдәни картасын төзү буенча алып барыла торган эшләр турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Эшнең беренче этабында Куйбышев сусаклагычы төзелү барышында шактый өлеше су астында калган ташландык җирлекләрнең тарихы билгеләнгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең Советлар Союзы Геройлары, дан орденының тулы кавалерлары. Шуңа күрә ташландык җирлекләрнең картасын төзү бик мөһим, чөнки бу җирлекләрнең тарихын хәзерге буынга җиткерү беренче чираттагы бурыч булып тора. Бәхетле тормышыбыз өчен бөтен көчен куйган авылларыбыз, каһарманнарыбыз турында истәлекләрне саклау мөһим.
Лекциядә 17 укучы катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу