29 март көнне Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе конференц-залында Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган «Музей һәм мәктәп: Каюм Насыйриның үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мирасы» дигән төбәкара фәнни-гамәли семинар узды.
Семинар эшендә ТР Спас муниципаль районы, Алексеевск муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм музей-тыюлык хезмәткәрләре катнашты.
Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Болгар музей-тыюлыгы директоры Р.Р. Җиһаншин мөрәҗәгать итте.
Болгар музей-тыюлыгының галим секретаре Г.М. Бирюкова кунаклар игътибарына «Каюм Насыйри музее»н тәкъдир итте.
Чарада катнашучылар күренекле галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында докладлар белән чыгыш ясадылар. Семинар кысаларында экспозиция-күргәзмә эшчәнлеге бүлеге мөдире Т.В. Шеронова Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «галим – этнограф, әдәбиятчы һәм мәгърифәтче» күргәзмәсе буенча экскурсия үткәрде.
Чара азагында «Кояшкай» Каюм насыйринның «Әугалисина» театр түгәрәге тамаша кылды, МББУ «Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе» татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Кояшкай» мәктәп театр түгәрәге җитәкчесе Г.М. Фәйзиева җитәкчелегендә.
Семинарда катнашучыларга Болгар музей-тыюлыгыннан сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу