25 март көнне «Болгар цивилизациясе музее» ның бүлек мөдире Зарифуллина Т.Г. һәм музей караучысы Камаева Т.П. ТР Спас муниципаль районының «Балачак планетасы» мәктәп яны лагере укучылары өчен «Ура! Каникуллар!» спорт-күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Чара мәктәп каникуллары вакытында балаларның ялын оештыру, иҗади һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерү, коммуникатив күнекмәләр формалаштыру, танып белү эшчәнлеген активлаштыру һәм бәйрәм рухы тудыру максатында үткәрелде.
Балалар ел фасыллары турындагы әңгәмәдә актив катнаштылар, мәктәптәге уңышлары турында сөйләделәр, каникулларга планнары белән уртаклаштылар, күңел ачтылар. Ахырда исә, йөрәк рәсемнәрен тапшырып, барысы да бер-берсенә сәламәтлек, яхшы билгеләр, бәхет һәм күңелле каникуллар теләделәр. Барысы да рәхәтләнеп күңел ачтылар, ә дуслык һәрвакыттагыча җиңде! Чарада катнашучыларның барысына да татлы призлар тапшырылды.
Чарада 20 укучы катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English