19 мартта «Пушкин картасы» проекты кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 30 укучысы өчен «Болгар – халык традицияләрен саклаучы» интерактив чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучыларга төрле һөнәрчелек мастер-класслары күрсәтелде: чүлмәкчелек, күн мозаика, агачка көйдереп рәсем тәшерү һәм рун символлары төшерелгән обереглар ясау. «Болгарча» махсус чәй әзерләү буенча гастрономия мастер-классында балалар үләннәрдән, чәчәкләрдән һәм җиләкләрдән хуш исле җыемны ничек дөрес төзергә икәнен белделәр.
Күңел ачу өчен «Алькерк» һәм «тегермән» урта гасыр өстәл уеннары, шулай ук «үткәнгә сәяхәт» уены тәкъдим ителде, аның ярдәмендә балалар борынгы шәһәр урамнары буйлап йөри, аның артефактлары белән таныша алдылар.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу