18 март көнне Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Д.Г. Мөхәммәтшин 9-10 сыйныф укучылары өчен лекция укыды.
Укучылар туган якның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихы, Спас районының тарихи-мәдәни картасын төзү буенча алып барыла торган эшләре турында бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Эшнең беренче этабында Куйбышев сусаклагычы төзелү барышында шактый өлеше су астында калган ташландык җирлекләрнең тарихы билгеләнгән.
Ватанны саклаучылар елында безнең Советлар Союзы Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары, Хезмәт Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары туган, укыган һәм үскән барлык торак пунктларның диярлек я су астында калуын, я халык тарафыннан ташлануын кызганыч белән әйтергә кирәк. Шуңа күрә ташландык җирлекләрнең картасын төзү бик мөһим, чөнки бу җирлекләрнең тарихын бүгенге буыннар өчен җиткерү беренче чираттагы бурыч булып тора.
Безнең бәхетле тормышыбыз өчен бөтен көчен куйган авылларыбызны, каһарманнарыбызны искә төшерик.
Лекциядә 16 укучы катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу