Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы 2024 елда «Свет» хәйрия фондының «Болгар осталары» инклюзив һөнәрчелек үзәге проекты белән «Искәрмәсез» Россия музейларында инклюзив практикаларны үстерүгә ярдәм итү буенча ачык конкурста җиңүче булды.
Проектны гамәлгә ашыру барышында менталь сәламәтлекләре бозылган 60 бала һәм яшьләр катнашачак. Һөнәрчелек үзәгендә проектта катнашучылар халык һөнәрләре белән танышачаклар. Һәр очрашу укыту блогыннан һәм практик өлештән – мастер-класслардан торачак. Мондый үзәкне булдыру нәтиҗәсендә балаларга физик һәм акыл үсеше өчен бушлай дәресләр бирү мөмкинлеге бирелә.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу