24 гыйнварда Болгар музей-тыюлыгында ел саен 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия студентлар көненә багышланган «Студентлыкның матур чоры» күргәзмәсе ачылды.
Студентлар көне-Татьяна көне, аны урта махсус һәм югары уку йортларының барлык студентлары бәйрәм итә.
Бәйрәмнең тарихы шактый кызыклы. Башта 25 гыйнвар бары тик христиан бәйрәме-Бөек шәһит Татьяна Римскаяны искә алу көне булган, ә ул 1755 елдан дөньяви бәйрәмгә әйләнә, чөнки бу датада Россиядә беренче университет – МДУ ачылган.
Күргәзмәне ачуда Ямбахты авылыннан 20 укучы һәм укытучылар катнашты. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, студентларның гореф-гадәтләре һәм билгеләре турында белделәр.
«Студентлык матур чоры» күргәзмәсе 2025 елның 20 февраленә кадәр эшләвен дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English