2025 елның 23 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлегеэкскурсоводы Битунова Ю.А. «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары өчен «Борынгы заманнарда шәһәр тарихы» темасына чара үткәрде. Чарада 17 укучы катнашты.
Борынгы шәһәр матур риваятьләр белән сугарылган. Риваять – халык иҗаты Жанры, анда реаль тарихи вакыйгалар символик гомумиләштерү рәвешендә күрсәтелә. Аларның геройлары гади кешеләр, шул исәптән тарихи шәхесләр дә. Әлбәттә, риваятьләр дөньяның бөтен тарихын колачламый, вакытның аерым кисәкләрен генә. Чарада балалар борынгы Болгар шәһәре риваятьләре белән таныштылар, борынгы һәйкәлләр белән презентация карадылар. Чара азагында балалар әлеге тематика буенча пазллар җыйдылар, мавыктыргыч викторинада актив катнаштылар һәм бүләкләр алдылар.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу