2025 елның 17 гыйнварында Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге фәнни хезмәткәре Кривошеева С.В. укучылар өчен «Раштуа сере»дигән интерактив мәгълүмати-танып белү чарасы үткәрде. Чарада 18 кеше катнашты.
Бу шөгыльнең максаты башка мәдәниятләргә хөрмәт формалаштыру, аларның кыйммәтләре системасын аңларга һәм кабул итәргә әзер булу.
Әйләнә-тирә эшчәнлеккә, мәдәнияткә эстетик мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чара башында балалар зур булмаган биремнәрне үтәделәр һәм танып белү уеннары уйнадылар. Балалар ата – бабаларыбызның йолалары, ышанулары һәм билгеләре белән таныштылар. Укучылар традицион календарь бәйрәмнәре турында белемнәрен киңәйттеләр һәм ныгыттылар, хәтерне, игътибарны күнегүләр нигезендә төзәттеләр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English