2025 елның 10 гыйнварында Өчкүл авыл китапханәсендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Г.М. Мусина 14 бала өчен вакыт елгасы буйлап «Яңа ел уенчыгы тарихы»дигән мавыктыргыч сәяхәт үткәрде.
Китапханәче Зоя Шеронова балаларга Яңа ел чыршысын Русьта кайчан бизи башлаулары һәм бу традицияне кем кертүе турында сөйләде, балалар танып белү видеоролигын карадылар.
Ачык презентация ярдәмендә катнашучылар Яңа ел уенчыгы тарихы белән таныштылар. Балалар Яңа ел чыршысын бизәү традицияләре белән шатланып уртаклаштылар һәм уникаль уенчыклар коллекцияләре турында сөйләделәр.
Шулай ук укучылар өчен сувенирлар ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара барышында балаларга Кыш Бабай һәм Кар кызы килде, алар барысын да Яңа ел белән котладылар һәм тәм-томнар белән сыйладылар.
Чара ахырында Мусина Гөлия балаларга һәм авыл китапханәсенә китаплар бүләк итте. Чара күңелле һәм кызыклы узды, балаларга күп кенә якты хисләр, яңа белемнәр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте!

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу