2024 елның 26 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Мусина Гөлия Халыкара кино көненә багышланган 11 бала өчен «Кино көне» күңел ачу чарасы үткәрде.
Чара кысаларында балалар кино сәнгатенең нәрсә икәнен «кино» сүзенең нәрсә аңлатканын белделәр, кинематографка нигез салучылар һәм беренче телсез кино актерлары, кино һәм фильмның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар шулай ук фильмны төшерү өстендә сценарист, режиссер, продюсер, оператор, артистлар, каскадерлар, гример, монтажлаучы, композитор һәм костюмерлар эшләвен дә белделәр. Викторина вакытында балалар әкият һәм мультфильм геройлары турындагы белемнәрен тикшерделәр, рәсемнәр җыйдылар, әкият геройларын һәм исемнәрен таныдылар. Балаларның истәлекләренә искиткеч тәэсирләр һәм яхшы хатирәләр калды.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу