2024 елның 24 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының хезмәткәре Усманова Д.О. укучылары өчен Абдулла Алиш иҗатына багышланган «Олы, игелекле йөрәкле кеше» дигән лекция укыды.
Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, кызыксынып әкиятләр тыңладылар, презентация карадылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, А.Алиш әкиятләре буенча табышмаклар җыйдылар. Лекция азагында Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс үткәрелде, шулай ук балалар Эбру рәсем ясау техникасын үзләштерделәр. Балалар бик күп якты тәэсирләр һәм хис-кичерешләр алды.
Чарада 5 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу