Безнең илдә иң яраткан бәйрәм алдыннан 2024 елның 20 декабрендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Яңа ел калейдоскобы» күргәзмәсе ачылды, экспонатлар озак вакыт дәвамында йортларны һәм фатирларны бизәү өчен кулланылган СССР чоры әйберләре булды. Экспозициядә гирляндалар, флаглар, совет открыткалары, чыршылар һәм, әлбәттә инде, бик күп яңа ел уенчыкларын очратырга мөмкин.
Күргәзмә ачылышына пенсионерлар – Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар чакырылган иде, алар бәйрәмнең тарихын рәхәтләнеп тыңладылар, һәр экспонатны игътибар белән карадылар, кайчандыр аларда да җентекле бизәнү әйберләре булуын искә төшерделәр. Чара ахырында кунакларга үз куллары белән чыршы уенчыгы ясарга тәкъдим ителде.
Безнең музейның хөрмәтле кунаклары, «Яңа ел калейдоскобы» күргәзмәсе 2025 елның 11 гыйнварына кадәр эшләвен дәвам итәчәк. 2 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр, сез Болгар цивилизациясе музеенда күргәзмә экспонатларын карап кына калмыйча, яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-классларда да катнаша алачаксыз.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English