«Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проекты тормышка ашырылды, аның җитәкчесе – «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең «Музейлар урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Люция Шамил кызы.
Проектны гамәлгә ашыру барышында татар язучысы, шагыйрь, герой-антифашист, якташыбыз А.Алишның мәдәни мирасын саклау һәм аның иҗатын популярлаштыру максатларында Спас районының мәктәпкәчә яшьтәге балалары һәм мәктәп укучылары өчен язучының тормышы һәм иҗаты турында мәдәни-мәгариф һәм интерактив чаралар үткәрелде. Музей дәресләре, язучының китап күргәзмәләре, эшләнмәләр, рәсемнәр күргәзмәләре, шигырьләр, әкиятләр уку, әкиятләрне рус телендә дә, татар телендә дә өйрәнү һәм сәхнәләштерү.
Проект йомгаклары буенча 2024 елның 25 декабрендә Болгар музей-тыюлыгы администрациясе вәкиле Л. Н.Сафина һәм проект җитәкчесе Л. Ш. Сәгыйрова яшь категорияләре буенча конкурс чараларында катнашкан җиңүчеләрне бүләкләделәр.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу