2024 елның 18 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының «Музей урамы» бүлеге хезмәткәре Сәгыйрова Л.Ш. тарафыннан укучылары өчен «Искиткеч итекләр» дигән интерактив чара үткәрелде.
Дәрестә балалар йон әзерләү процессы, киез итекче остасының хезмәте һәм киез аяк киеменең шифалы үзлекләре турында белделәр.
Балаларга эпидемия вакытында да, профилактика өчен дә, автомобиль салоны өчен дә кирәк булачак хуш исле майлар кулланып сувенир ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.
Чарада 22 кеше катнашты.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу