2024 елның 8 декабрендә Болгар цивилизациясе музеенда “һәр заманның үз сәгате бар ” дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан халыкның киң катламнарына йөз тоткан совет, Россия, танылган чит ил маркаларының иң массакүләм сәгатьләре тәкъдим ителгән.
Вакытны санаучы һәм сәгать дип аталучы приборның тарихы күп гасырлар тәшкил итә. Бу-кешелек дөньясының иң борынгы уйлап табуы. ул йөзләрчә буынга сузылган һәм җиргә кадалган таяктан алып аеруча төгәл йөрешле механик яки кварц приборның үтә төгәл хронометрына кадәр килеп чыккан.
Вакытны үлчәү өчен беренче төшенчәләрне борынгы кешеләргә аңсыз рәвештә елның фасылы, көн белән төн алмашынуы, кояш белән айның күктә күчеп йөрүе күрсәткән. Вакыт үтә бара, һәм шул вакытта кеше көннәрне һәм вакытны ничек дөрес санарга икәнлеге турында уйлана башлады? Ул төрле җайланмалар уйлап таба башлады, мәсәлән, төенчекле каеш, киртләчле такта, анда киртләч ясап һәм көн саен берәр төенчек чишеп, үткән көннәрнең санын исәпләп була. Ләкин кояш хәрәкәте кебек бернинди җайланмалар да кешегә вакытны төгәл билгеләргә булышмады. Нәкъ менә кояш хәрәкәте якынча 5,5 мең ел элек барлыкка килгән беренче кояш сәгатьләренең нигезенә салынган.
Хәзер сәгать безнең белән! Сәгать кулда, кесәдә, өйдә, мәктәптә, вокзалда, кибеттә, компьютерда, телефонда… Алар формалары, зурлыклары белән аерылалар, ләкин аларның билгеләнеше бер – вакытны үлчәү.
Күргәзмә үз эшен 2025 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English