2024 елның 22 ноябрендә Болгар музей-тыюлыгында әниләр көненә багышланган «Сакланган образ»күргәзмәсе эшли башлады. Әни – безнең һәрберебез өчен иң якын сүз. Без бала чакта тулысынча әнигә бәйле, һәм үскәч, аның янына киңәш сорап киләбез. Ана белән бала арасындагы бәйләнеш, аларны берләштергән мәхәббәт көче кебек какшамас . Гаҗәп түгел, дөньяда әниләргә багышланган үзенчәлекле көннәр барлыкка килде, төрле илләрдә моның өчен төрле даталар билгеләнде. Безнең илдә бу бәйрәмне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтәләр. 2024 елда Россия Әниләр көне 24 ноябрьдә узачак. Махсус бу көнгә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре кунаклар өчен «Сакланган образ» фоторәсемнәр күргәзмәсен әзерләделәр. Күргәзмәдә уңай энергетика, наз һәм берсүзсез мәхәббәт белән сугарылган яратучы әниләрнең үз балалары белән төрле пландагы фотосурәтләре тәкъдим ителде.
Күргәзмә үз эшен 2024 елның 5 декабренә кадәр дәвам итәчәк, аны теләгән һәркем карый ала.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English