2024 елның 12 декабрендә Болгар музей-тыюлыгында «Бер предмет тарихы. Шахмат».
Быел шахматчылар берьюлы ике истәлекле датаны билгеләп үтәләр: Халыкара шахмат федерациясенең (ФИДЕ) йөз еллык юбилеен һәм Россия шахмат федерациясе оешуга йөз ел тулуны.
Күргәзмәдә дөньяда иң популяр өстәл уены турында барысын да белергә мөмкин. Төп экспонатлар музей-тыюлык тупланмаларыннан уникаль шахмат фигуралары булачак-иң борынгыларыннан алып заманчаларына кадәр.
Күргәзмә үз эшен 2025 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Сезне Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында көтәбез.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу