2024 елның 5 декабрендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында рәссам–графист Миңнебаев Р.Я. «Триптих. Болгар-ислам башкаласы» 2024 ел рәссам өчен юбилей елы булды, быел аңа 60 яшь тулды. Ул үзенең бөтен иҗаты белән чын рәссамның экспериментатор булырга, сәнгатьтә өзлексез үз юлын эзләргә, вакытка һәм мәңгелеккә үз карашы булырга тиешлеген исбатлый. Ринат Ягъфәр улы Башкортстанның һәм Россиянең иң көчле һәм динамик рәссамнарының берсе санала. Аның эшләрен илдә дә, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Рәссам һәрвакыт иҗади эзләнүдә була, үз талантын яратучыларны кызыклы ачышлары һәм уңышлары белән гаҗәпләндерә. Аның бөтен иҗаты аша үз-үзеңне танып белү, кешелек тормышының мәгънәсен эзләү, мәңгелеккә, үткәнгә һәм киләчәккә мөнәсәбәт темасы кызыл җеп булып уза. Рәссам төрле техникада иҗат итә. Аның digital-print та, фотография стилендә, полимер гравюра, металлда күп эшләре бар. Барлык эшләр өчен дә уртак — автор индивидуальлеге, танылу, эчке кырыслык, вакыт һәм тарих хисе. Бу авторның эчке сәнгать дөньясының бөтенлеге белән аңлатыла. Табигый буяулар — балчык, акбур, охра белән буялган гадәти кәгазь фактурада рәссам материалның уникаль үзенчәлеген — вакытның чиксезлеген тапшыру һәм саклау сәләтен күрә. Аның барлык хезмәтләрендә дә сәяхәтләрдән алган тәэсирләр ачык күренә.
Күргәзмәдә рәссамның борынгы болгарларга багышланган эшләренең график сериясе — басма Коръәннең аерым битләреннән, куышның өске өлеше манара рәвешендә төзелгән композициясе, анда гарәпчә язулы стильләштерелгән тәңкә урнаштырылган. Күргәзмә үз эшен 2025 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу