2024 елның 8 ноябрендә Болгар цивилизациясе музеенда «Тимер гасыр» сериясеннән рәссам Миңнебаев Р.Я. күргәзмәсе ачылды.
Ринат Миңнебаев-Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе Рәссамнар берлеге әгъзасы. Тәкъдим ителгән «Калкан», «Казан», «Шлем»,«Панцирь», «Сөңге», «Кылыч» сериясендәге эшләр конгрев кулланып эшләнгән, автор материалның структурасын һәм фактурасын оста итеп тапшырган. Эшкә күз салсаң, синең каршыңда буялган басма кәгазь түгел, бәлки җирдән табылган ул ерак заманнардагы раритетлар: ул вакытта төп корал-җәя, ук һәм сөңге, ә алардан калкан һәм тимер хәрби киемнәр сакланып калган.
Күргәзмә 2025 елның 30 гыйнварына кадәр эшләвен дәвам итәчәк.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English