2024 елның 15 октябрендә Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Балчык терелгәндә…» күргәзмәсе ачылды. Музей экспозициясендә Болгар музей-тыюлыгы фондларыннан 30 дан артык экспонат бар. Экспозициядә булган әйберләрнең вакытлы чикләре бар – иң борынгылардан алып заманчаларына кадәр.
Балчыктан эшләнмәләр ясау традицияләре безнең көннәргә борынгыдан ук килеп җиткән. Болгарда алып барыла торган археологик казулар барышында бик күп чүлмәкче горннары һәм балчыктан эшләнгән әйберләр табылган, бу фактлар чүлмәкчелекнең җирле халык арасында актив таралуын исбатлый. Бу күргәзмәгә килүчеләр һәрбер балчык эшләнмәнең: чүлмәкнең һәм башка әйберләрнең ни өчен кулланылуы турында белә алалар.
Күргәзмә 2025 елның 20 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу