2024 елның 13 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф бүлеге хезмәткәре Сабирҗанова Л.И. 14 укучысы өчен халыкара чәй көненә багышланган «Сәламәтлеккә чәй – иң яхшы дус» дигән лекция укыды.
Эчемлекләрнең теләсә кайсы халыкның тарихында һәм мәдәни традицияләрендә зур роль уйнавын без барыбыз да беләбез. Бу бер халыкның да, бер кешенең дә су кулланмыйча яши алмавы белән бәйле. Янәшәдә үскән үсемлекләрне җыюда әзерләнә торган күп төрле эчемлекләр бар, әмма Идел буе халыклары эчемлекләре тарихында чәй аерым урын алып тора.
Халыкара чәй көне-15 декабрьдә чәй үстерүче һәм аны экспортлау белән шөгыльләнүче илләр, шулай ук бу эчемлекне яратучылар һәм хөрмәт итүчеләр билгеләп үтә торган гадәти булмаган бәйрәм. Кешелек дөньясы бу эчемлектән күп гасырлар ләззәтләнсә дә, халыкара чәй көне күптән түгел генә 2005 елның 15 декабрендә гамәлгә куелган иде.
Лекция барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, дөньяның төрле илләрендә бәйрәмне билгеләп үтүләрен һәм чәй эчү традицияләрен белделәр.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English