2024 елның 12 декабрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Галимуллина Н. Р. «922 елда Идел болгарларының ислам динен кабул итүенә багышланган истәлекле билге» музей-күргәзмә комплексында 16 укучы өчен «Идел Болгариясе тарихында Гарәп бәйләме» дигән интерактив-танып белү чарасы уздырды.
Мәгълүм булганча, гарәп графикасы татар халкына 1000 ел хезмәт иткән, VII–VIII гасырларда мөселманлык таралу белән, 922 елда Ислам дәүләт дине буларак кабул ителү белән, гарәп графикасының әһәмияте бик тиз үсә. Ул дәүләтнең иҗтимагый, мәдәни һәм сәяси тормышына үтеп керә һәм ныгый, болгар-татар халкының «туган әлифбасына» әверелә. Ислам динен кабул итү белән Көнчыгыш илләре белән мәдәни-икътисадый багланышлар ныклап үсә. Белем алмашу бара, язма культура арта, Идел буе Болгары территориясендә кулъязма китап басмалары таратыла.
Чара барышында укучылар Коръән музее экспозициясе белән таныштылар, Безнең төбәк территориясендә рун язуыннан алып хәзерге заманга кадәр язма тел үсеше тарихын белделәр. Балалар Гарәп әлифбасының үзенчәлекләре белән таныштылар, текстларда һәм шифрланган рәсемнәрдә таныш гарәп хәрефләрен мөстәкыйль эзләделәр, шулай ук алып баручы ярдәмендә үз исемнәрен гарәп хәрефләре белән яза алдылар. Мондый чара балаларда зур кызыксыну уятты, һәм алар анда бик теләп катнаштылар
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English