2024 елның 12 декабрендә Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Л.Ш. Сәгыйрова җитәкләгән «А. Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында А. Алиш әкиятләренә инсценировка ясалды.
Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары яраткан шагыйрь-язучы һәм якташыбыз Абдулла Алиш әкиятләрен әзерләделәр һәм сәхнәләштерделәр. Әзерлек барышында балалар бер-берсе белән аралашуны оештырырга өйрәнделәр, үз хисләрен белдерүдә беренче адымнарын ясадылар, геройларының хәлен дөрес аңларга өйрәнделәр. Балалар мәшһүр әкият геройларына әверелделәр һәм үз рольләрен «бик яхшы»га уйнадылар.
Чарада 42 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English