2024 елның 9 декабрендә «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды акчасына Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәлимова Г. И. 7 укучысы өчен «Абдулла Алишның тормышы һәм иҗаты» дигән чара уздырды..
Балаларга бөек татар язучысы А.Алишның балачагы, яшьлеге турында презентация тәкъдим ителде. А.Алишның «Умарта корты һәм шөпшә», «Чукмар белән Тукмар» әкиятләрен карадык. Язучы үсеп килүче буынны тыныч күкнең кадерен белергә һәм балачакның һәр мизгеле белән ләззәтләнергә өйрәтергә теләгән. Алиш үзенең кечкенә укучыларының тормышын кызыклырак һәм игелеклерәк итәргә тырышты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English