Инвалидлар декадасы кысаларында 2024 елның 5 декабрендә Болгар музей-тыюлыгының Музей-мәгариф эшчәнлеге бүлеге мөдире Храмова Г.К. тарафыннан ТР МТЗ һәм СЗ «Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда тәрбияләнүчеләр өчен «Игелек сукмагы» интерактив чарасы үткәрелде. Чарада 12 кеше катнашты.
Чарада катнашучылар Болгар цивилизациясе музеенда тәкъдим ителгән күргәзмәләр белән таныштылар, Татарстан Республикасының танылган рәссамнары эшләре кунакларда онытылмас тәэсир калдырды. Аннары барысы да уеннар һәм мастер-класслар белән интерактив мәйданчыкка юнәлделәр, анда мавыктыргыч һәм иҗади процесска чумдылар. Тәҗрибәле оста һөнәрчеләр җитәкчелегендә музей-тыюлык кунаклары декоратив-гамәли сәнгатьнең берничә төрендә үз көчләрен сынап карадылар, алар сувенирларны сәнгатьчә бизәү, корамалы курчаклар ясау белән шөгыльләнделәр һәм хәтта чүлмәкче түгәрәгендә балчыктан чүлмәкләр дә ясадылар. Урта гасырлардагы «Алькерк» уены да зур кызыксыну уятты.
Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды. Аның һәр катнашучысы бик күп уңай хис-кичерешләр, файдалы күнекмәләр, истәлеккә якты фотолар һәм музей-тыюлык хезмәткәрләреннән зур булмаган истәлекле бүләкләр алды.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English