2024 елның 6 декабрендә «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында «Татнефть» хәйрия фонды акчасына Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәлимова Г. И. 6 укучы өчен «Абдулла Алиш-якташыбыз» дигән чара үткәрде.
Балалар А.Алиш музеенда булдылар, татар балалар әдәбиятында сизелерлек эз калдырган якташыбыз, Муса Җәлилнең яшерен антифашистлар төркеме составында тиңдәшсез батырлыгы турында күп китаплар язылды, нәфис һәм документаль фильмнар төшерелде. Әсәрләре аша ул балаларны дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә, намуслы һәм игелекле булырга өнди. Яхшылык явызлыктан көчлерәк – бу фикер аның балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә адресланган әдәби иҗаты аша кызыл җеп булып үтә.

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу