2024 елның 6 декабрендә «Татнефть» хәйрия фонды акчасына «А.Алишның буыннар йөрәгендә батырлыгы» проектын тормышка ашыру кысаларында Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәре Сәгыйрова Л. Ш. мәктәп музеенда укучылар өчен «Алиш әкиятләре»дигән чара үткәрде.
Укучыларга архивтан материал: өлгереш табеле, Спас педагогия училищесы каршындагы җидееллык мәктәптә белем алган вакытта барлык укучыларның һәм студентларның сәламәтлек торышы турында язмалар тәкъдим ителде. Укучылар язучының нинди фәннәр яратканын, аның мәктәп елларында нәрсә белән шөгыльләнүен һәм мавыгуын белделәр.
Шулай ук чарада балалар ике телдә әкиятен сәхнәләштерделәр.
Чарада 22 кеше катнашты.
Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Русский
English